“Сәламәтлек - иң зур байлык”
Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен китапханәдә “Сәламәтлек-иң зур байлык”обзоры уздырылды.. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да обзор барышында сөйләнелде.Шулай ук китапханә фондандагы,күргәзмәдәге сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштырылды.