«Тылсымлы китап иле»
Иң кыйммәтле хәзинә китапта саклана. 2 апрель-халыкара балалар китабы көне.Бөтендөнья балалары яратып укыла торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган.Нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнедә билгеләнә инде -Халыкара балалар китабы көне.Китап ул балага дөньяны ачучы.Китаптагы шигырьләр.әкиятләр яхшыны –начардан,дөреслекне –ялганнан аерырга ,кайгырырга,шатланырга өйрәтә.Балаларның тел байлыгын артыру да китап укуның роле зур. Бөтенхалык балалар китабы көне уңаеннан, китап турында,аны кадерләргә,сакларга кирәклеге турында сөйләнелеп,китапка,туган телебезгә мәхәббәт уяту максатыннан Яңгул балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кычкырып укулар үткәрелде.Алар үзләре дә балалар өчен чыккан журналлар ,рәсемле китаплар белән таныштылар,карадылар.