Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

"Җир ана ярдәм сорый”

Нәрсә соң ул табигать?”Табигать-ул сабый бала төсле саф,кызлар төсле нәфис,әниләребез төсле сөйкемле,аксакалларыбыз төсле акыллы”-дип язган безнең яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллин.Табигать,җир анабыз хакында 1-4 класслар өчен «Җир ана ярдәм сорый” экологик дәрес үткәрелде.Укучылар табигатьнең экологик торышы белән  танышты-лар.Энҗе Авзалованың ”Белмим нәрсә белән бетәр”..,”Җир елый” шигырьләрен укыдылар.Бөек шагыйрьГ.Тукайның,А.Алишның “Туган авыл”шигырьләре  белән танышып,фикер алыштылар.Ә 5 класс укучыларына обзор үткәрелде,”Кызыл китап”белән таныштырылып,аңа  кертелгән үсемлекләр,хайваннар турында,җир-суыбызның пычыранып баруы,экологик торышның начараюы хакында мәгълүмәт бирелде.