Обзор “Мин тормышка гашыйк”
Язучы Фәнис Яруллинның тууына 85 ел уңаеннан “Мин тормышка гашыйк”баш астында 6 һәм 7 классларга обзор үткәрелде.Обзор барышында аның тормышта нинди авырлыклар кичерүе,көчле рухлы ,түземле булуы хакында сөйләнеп,аның “Зәңгәр күлдә Ай коена”әкияте,” Милләтем.” шигыре кычкырып укылды. Ф.Яруллинның бөтен иҗат гомерен еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була дигән фикер белән тәмамладык.