“Яратам сине Туган авылым”
“Яратам сине Туган авылым” исеме белән 8 һәм 10 класс укучыларына библиопонарамасы үткәрелде. Бу Туган якны өйрәнү библиопанорамасы барышында китапханәче чарада катнашучыларга кече Ватанның тормышта нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.Аннары китап укучыларга слайд –презентация ярдәмендә Яңгул авылы барлыкка килү тарихына кечкенә генә экскурсия үткәрелде.Авыл исеме ,авылның ничек барлыкка килүе турындагы өлкәннәрнең сөйләгәннәре белән таныштырылды ,шулай ук урамнар ,истәлекле урыннар,авылдагы биналарбуйлап таныштырылды.. Укучылар Яңгул күренешләренең фотоларын карап сорауларга җавап бирделәр,авылның иске төрләрен заманча урамнары,биналары чагыштырылган презентация карап белемнәрен тикшерә һәм кирәкле мәгълүмәт алдылар.