“Капли жизни (акция)
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Ул "Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында "Федераль законга 2005 елның 21 июлендәге үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон белән билгеләнде. Бу көн 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган, ул чакта үзенең рәхимсезлеге буенча күрелмәгән террорчылык акты нәтиҗәсендә 300дән артык кеше, нигездә, хатын-кыз һәм балалар үлгән. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне терроризм кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Шулай ук ел саен «Тормыш тамчысы»Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Без дә «тормыш тамчысы» акциясенә кушылдык суны инде булмаган кешеләр белән символик рәвештә бүлештек.