Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Мәхәббәтсез - дөнья ямьсез”

Тормышның бар борчуларына алданып, һаман да мәш киләбез, яратабыз, сагышланып, кайгы я бәхет диңгезенә кереп чумабыз. Шулай итеп бер гомер - яшьлек, картлыгыбыз үтә дә китә. Кайберәүләр вакытны юкка сарыф итми, җәмгыятькә бер генә булса да файда китереп үткәрә, ә кайберәүләр тормышның бар ямен, гүзәллеген күрмичә алдап-алданып яши. Нәкъ менә соңгылары хәзерге заманда күп шул...Шушы заманда яратып ,яратылып яшәп булуын китап укучыларга җиткереп,китап укучы яшьләргә һәм яшүсмерләр белән бергә мәхәббәт хакындагы Зәринә Яруллинаның Казан утларында басылган” Беренче яралы мәхәббәт “,Физәлия Дәүләтгәрәеваның “Сөембикә”(2020 ел)журналында басылган “Ялган бәхет” хикәяләрне кычкырып укыдык.  Хикәяләрне укыгач фикер алыштык,күп кенә ачыкланмаган сорауларына җавап таптылар.

Мәхәббәт ул әйтеп бетергесез хис бит.Бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә.