“Табигать - синең әйләнә-тирәң ул”
Ел саен 5 нче июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә, Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Шушы бәйрәм уңаеннан нәни китап укучыларга обзор үткәрдем.Аларга бүгенге көн кадагындагы мәсьәлә – әйләнә-тирә мохитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру – иң зарур шарт икәнлеге турында сөйләп аңлаттым.Шулай ук тирә –ягыбызны чүп үлләннәрдән чистарту эшләре алып бардык.