"Милләтнең бай һәм рухи хәзинәсе”
Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре– милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Алар тарихны өйрәнүдә,белүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. Мин бертөркем китап укучыларга шул хакта сөйләдем .Аларны Р.Урзаманның “Татвар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре китабы белән таныштырдым,андагы күп кына йолалар белән танышып,бүгенге көндә кайсы бәйрәмнәр.йолалар яшәп килүе турында сөйләдем.