Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Үткәннәргә кайту..."

Һәр мәктәптә диярлек туган төбәкне өйрәнү музейлары бар. Алар укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора.Мин дә 3 класс укучылары белән үзебезнең авыл мәктәбе музенда экскурсиядә булдым.Экскурсия барышында укучыларга музей тарихы,музейдагы авыл,мәктәп,көрәшчеләр,сугыш чорына багышланган бүлекләргә аерым тукталып сөйләнелде.Ә менә элекеге авыл тормышын чагылдырган экспонатлар белән тулыландырылган  бүлеге бик охшады.Аларга әби-бабаларыбызның  яшь вакыттагы тормышларын күз аларга ярдәм иткән  бу бүлек беркемне дә битараф  калдырмады.Аларны кызыксындырган сораулар бик күп булды.