Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

«Кыш озату»

Китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрдек.

Авылны яңгыратып бәйрәмгә чакырып күңелле музыка уйнап торды. Нәүрүз бәйрәменә киләсе кунакларга дип учак ягып, казанда пылау,ботка пешердек. Кайнап торган самовар, кайнар коймак, бал, конфетлар куелган өстәл кунакларны каршы алды.

Бәйрәм башланып китте. Нәүрүз турында шигырьләр укыды. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә килеп керде. Ул матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады.Бәйрәм кхңелле генә кына барганда бәйрәмгә Кыш бабай килеп керде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар  көч сынашырга булдылар: Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышта да җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар белән дәвам иттек