Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

«Тылсымлы китап дөньясы»

2 март Бөтендөнья кычкырып уку көне.Күп кенә язучыларның,бигрәктә чит ил язучыларының кайбер әсәрләренен юблейлары.Шундыйларның берсе Даниянең Оденсе шәһәрендә туган күп әкиятләр авторы Ганс Христиан Андерсенның “Корольнең яңа күлмәге” исемле әкиятенә 185 ел.Мин үземнең күчмә китапханәмдә булып ,бу көн турында һәм язучының бу әкияте кыскача укучыларны таныштырдым.Ә аннан укытучы Светлана Михайловна бу әкиятне кычкырып укыды.Шулай ук укучыларга сораулар бирелеп, җаваплар алынды.Шулай ук аккаунтта китап укучыларга презентация тәкъдим ителде.