# «Дан җырлыйк без бу буынга»
Сүзем тыл ветераны Закирова Нәфисә Гарифулла кызы турында .Мин аның белән очрашып ,авыр булса да хәтирәләрен яңартырга туры килде.Яшүсмер кызның тормыышы авыр чорга туры килгән.Әмма ул чорны искә алырга авыр булса да,ул без ул чор балалары бик күңелле,бердәм,ярдәмчел булып үстек ,яшәдек дип сөйли ул.
Бүген Нәфисә апаның зур куанычы бар,аңа аллага шөкер 90 яшь тулды.Аны котлап балалары ,оныклары гына түгел,ә бәлки район ,авыл җитәкчеләре килгән иде .Нәфисә апа бик куанып ,барча кешегә сәламәтлек,хәерле озын гомер тели.Мине бик зурладылар барлык кешегә рәхмәт укып ,илләр,җирләр тыныч булсын дип дога кылам диде ул сүзен йомгаклап.