Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Куанычлар белән килегез кошкайларым”

Күктә кояш үзенең җылы.якты нурларын сибеп яз килгәнне хәбәр итә.Яз белән бергә бар табигатть уяна җанлана,туган якларына кошлар да кайта башлый.Шул максаттан балалар белән кошларны танып белү уены аша кичә үткәрдем.Кайсы кошлар бездә яши һәм кышлый,нинди  кошлар безне сагынып җылы яклардан кайталар,аларның барысы белән танышып чыктык.Шулай ук кошларның нинди файдалы  һәм зарарлы яклары барлыгы турында сөйләштек.