"Ач шигърият серлләреңне”
21 март – Халыкара шигърият көне.Шул уңайдан, әдәбияткә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Яңгул авыл китапханәсендә" Ач шигърият серлләреңне " исемле поэтик сәгатъ утте. Китап сөюче дуслар ,туган ягыбызның иҗади җанлы кешеләре, шагыйрьләребез-нең төрле елларда басылып чыккан шигъри әсәрләре белән китап кургәзмәсе аша танышты. Шигъриятнең бөек көче турында ,шигырь турында күпме сөйләсәктә , шигырьнең үзеннән көчлерәк итеп әйтеп булмыйдыр дигән фикер белән,укучылар
шагыйрәләрнең шигырьләрен үзләре укып иптәшләренә җиткерделәр.
Шигърият кичэсен өлкән буын китап укучылар белән дәвам иттек. Шигърият кичәсендә авылыбыз шагыйрәсе Сәлимә Зиннәт кызы үзенең җан җылысын,күңел моңнарын шигырьләре аша җиткерде.Шулай ук шигырь сөючеләргә якташ язучыларның шигырьләрен укып ирештердек.Кичәгә авылыбыз һәвәскәр җырчысы Рүзилә апа Габдрахманова җырлары кичәбезгә ямьгә ямь өстәде.Кичә бик күңелле һәм файдалы үтте.