“Тынычлык иминлек сагында-Сез кирәк”
Яшьләрдә кыю,батыр солдат булу теләге уяту,Әтиләре,абыйлары белән горурлану,патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Яңгул китапханәсендә ,яңа гына хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан авылдашыбыз Илсаф Рафыйков белән очрашу кичәсе булды.Кичә матур музыка астында башланып,мин дәвам итеп аз гына бу бәйрәм турында сөйләдем,Илсаф абыйлары белән таныштырдым, Һәм аңа сүз биреп,ул үзенең хезмәте,хәзерге армия турында сөйләде,егетләргә үзенең киңәшләрен бирде.Ә укучылар үз чиратларында кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.