«Тел - халык күңеленең кыңгыравы»
Балаларда кече яшьтән ана телен,үз телен яратырга ,хөрмәт итү теләге тудырырга кирәк.Мин туган тел һәркемгә газиз икәнен төшендереп ,21 февраль-Туган тел көне турында сөйләдем.Балаларга һәркенең үз теле барлыгын,аны яратырга,хөрмәт итәргә,шулай ук һәркем үз телендә читенсенмичә сөйләшергә тиешлеге турында сөйләдем.Чөнки безнең балалар бакчасында удмурт телендә сөйләшүче балаларда тәрбияләнә.Аларга татар теле турында Тукай абыебыз җыр язганлыгы турында сөйләдем,аны җырлап күрсәттеләр һәм мин аларга Тукайның берничә әкиятен укыдым.”Су анасы “әкиятенә тукталып, язучының кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын аңлатырга теләгәнен аңлатып үттем.