Күңелле каникуллар
Үзенең мәшәкатьләре белән Яңа Үгез елы үтеп Яңа ел- Юлбарыс елы илебезгә аяк басты.Балалар Яңа елны каршылап озак каникул ялларына туктадылар.Балаларның каникуллары күңелле һәм истә калырлык булып үтсен дигән максаттан,Яңгул китапханәсе үзләренең яшь китап укучылырына 2 январь көнне,яңа елны каршылап уен –кичә оештырды.Укучылар төрле кызыклы уеннар уйнадылар,бер –берсенә кыш турында табышмаклар әйтештеләр,кыш турындагы мәкальләрне дәвам итү уеннары уйгнадылар.