Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Утлы еллар геройлары”

Яңгул авыл китапханәчесе “Гөлчәчәк” балалар бакчасында нәниләр өчен батырлык дәресе үткәрде. Аларга, "Ватан Геройлары китабы"н файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән даһи затлар, герой-пионерлар турында сөйләде, Хәтер китабыннан балалар белән бергәләп эзләнеп, сугышта катнашкан карт бабайлары хакында мәгълүмат бирде.Шулай ук авылыбыз герое Г.Гарифуллин турында сөйләнелде.