«Сад победы» халыкара акциясе
Бөек Җиңү хөрмәтенә Россиядә «Сад победы» акциясе старт алды, аның максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга 27 миллион агач утырту. Һәр агач-тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы. Бөек Җиңү көне алдыннан бездә «Сад победы» халыкара акциясенә кушылдык һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә агачлар утырттык. Агачлар һәрвакыт җирдә яшәүнең дәвам итү символы булып саналды. Агач-объект буларак яңа тормышны да, һичшиксез, сугыш турындагы хәтерне дә символлаштыра. "Сад победы" - акция генә түгел, ул ата-бабаларыбызның батырлыгын, илебез тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калуга юнәлдерелгән яңа традициянең башы да.