"Нәрсә "яхшы", ничек "дөрес"
Балаларны җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тәртипләре белән таныштыру, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләүне күз уңында тотып 13 нче март көнне "Нәрсә "яхшы", ничек "дөрес" исеме белән этикет сәгате үткәрелде. Тиздән язгы каникуллар җитә, ял вакытында мәдәни экскурсияләр, концерт залына, театрга барганда үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен укучылар кызыклы видеоязмалар карау аша алдылар.