"Эш беткәч уйнарга ярый"
Татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Күпме буын аларны тыңлап үскән, тәрбияләнгән. Бөек шагыйрьнең иҗаты буенча "Ор башлангыч мәктәп - балалар бакчасы" балалары өчен "Эш беткәч уйнарга ярый" исеме белән әдәби иртә үткәрелде. Укучыларга кечкенә Апушның тормыш юлы сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.