“Ватан сагында бергәләп”
Мәктәп укучылары өчен “Ватан сагында бергәләп” исеме белән патриотик уен үткәрелде. “Беләге нык берне егар, белеме нык меңне егар”, - дигән мәкаль бар. Укучылар ике командага бүленеп патриотик турнирда катнаштылар, акыл көчләрен сынадылар. Командаларга элемтәче кызлар командасы булышлык күрсәтте, алар үз чиратларында шифрлы биремнәрне игътибар белән тиз арада башкарып чыктылар. Нәтиҗәдә, уенчылар бердәм булып, әзерләнгән биремнәргә тулы җавап бирделәр, команда булып эшләргә, һәркем үз бурычын тиешенчә үтәгәндә генә уңышка ирешеп булуына ышандылар.