"Телебез кадерле!"
Халыкара туган тел көненә карата мәктәп укучылары өчен "Телебез кадерле!" исеме белән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Татар халкының гимны булган "Туган тел" шигырен укучылар шатлык белән, кыенсынып кына, кызыксынучанлык белән, аптыраган вакыттагы кебек сөйләп карадылар. Татар һәм рус халкының күренекле каләм әһелләрен белүне тәлап иткән әдәби кроссворд сорауларына укучылар тиз арада җавап таптылар, үзләрен белемле итеп күрсәттеләр.