"Цифрлы иминлек кагыйдәләре"
16 нчы февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Цифрлы иминлек кагыйдәләре" исеме белән куркынычсыз интернет сәгате үткәрелде. Укучыларга кирәкле мәгълүматны ышанычлы чыганаклардан гына эзләү зарурлыгы аңлатылды. Билгесез сайтларга керү, билгесез кешеләрнең хәбәрләренә җавап бирүнең куркыныч булганлыгы ассызыкланды.