"Бар җырымны илгә багышладым"
14 нче февраль көнне "Бар җырымны илгә багышладым" исеме белән үткәрелгән әдәби-патриотик сәгаттә башлангыч сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилнең балачагы турында “Муса турында истәлекләр”(Төзүче һәм әдәби эшкәртүчесе Гази Кашшаф, 1964) китабыннан кычкырып укылды. "Моабит дәфтәрләре" нең нинди шартларда язылуы, аларның урау юллар аша туган илгә кайту тарихы турында мәгълүмат аеруча кызыксыну уятты. Укучылар Муса Җәлилгә багышланган альбомнар белән таныштылар, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, шигырьләре кычкырып укылды.