Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әфган авазы..."

15 нче февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганнан чыгарылганына 37 ел тула. Бу көн уңаеннан Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз, Әфганстан мәхшәрен соңгы сулышына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның данлы үткәнен хөрмәтләп, мәктәп укучылары өчен "Әфган авазы..." исеме астында хәтер сәгате 13 нче февраль көнне үткәрелде. Укучыларга әлеге сугышта катнашкан авылдашларыбызның батырлыкларын хөрмәтләп ясалган альбомнардан, “Воины-Интернационалисты” Балтасинского района китапларыннан өзекләр

кычкырып укылды, алар фоторәсемнәр, төрле документ күчерелмәләре белән таныштылар