"Мәхәббәт шагыйрәсе"
Китапханәдә өлкән яшьтәге китап сөючеләр белән танылган шагыйрә И.Иксанованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан 11 февраль көнне “Мәхәббәт шагыйрәсе” исеме белән әдәби утырма үткәрелде. Шагыйрәнең иҗаты, тормыш юлы турындагы мәкаләләр белән танышканнан соң Татарстан китап нәшриятында төрле елларда басылган “Үткелләрне үтү – дөнья көтү” (2024), “Гомер сурәте” (2018), “Кырык кыл” (2008) шигырьләр җыентыкларына, “Балан чәчәге” (2016) повесть, хикәяләр китабы, Г. Хәмидуллина белән бергә иҗат иткән повестьлары урын алган “Хыял артыннан киттем” китапларына күзәтү үткәрелде, төрле әсәрләреннә өзекләр кычкырып укылды.