Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Җырлап үттек данлы көрәш кырын"

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 15 нче февральдә 120 ел тула. Бу уңайдан 11 февраль көнне китапханәдә "Җырлап үттек данлы көрәш кырын" исеме белән күргәзмә төзелде. Күргәзмә бай мәгълүматлы, биредә Җәлилнең киңкырлы иҗаты, тормыш юлы турындагы китаплар, альбомнар, газета материаллары урын алган. Күргәзмә февраль аенда урта сыйныф укучылары һәм зурлар бүлеге укучылары өчен төзелгән, үз эшен ай буе дәвам итәчәк.