Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тылсымлы Пушкин илендә"

10 февраль — Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне, Россия мәдәниятендә иң фаҗигале һәм әһәмиятле даталарның берсе. Бу көнне 1837 елда бөек рус шагыйре вафат була. Россиядә Пушкинны искә алу көне тантаналы һәм моңсу уза. Бу көнне китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Тылсымлы Пушкин илендә"дигән әдәби карусель үткәрелде. Чарада катнашучылар рус шагыйре иҗатын искә төшерделәр, яраткан шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар.