"Яшь геройларга дан!"
"Яшь геройларга дан!" исеме белән батырлык сәгате башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән балаларның батырлыкларын җыеп китаплар чыгарылган, кинофильмнар төшерелгән. Сугыш яшь балаларны, яшь геройларны да аямаган. Аларга Советлар Союзы Герое исеме һәлак булганнан соң бирелгән. Ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның батырлыгы турында истәлекләр мәңге сакланыр! Башлангыч сыйныф укучылар белән үткәрелгән чарада укучылар Советлар Союзы герое исеменә лаек булган яшьтәшләре турында кычкырып укыдылар.