"Сталинград батырлыгы"
Сталинград сугышы батырларының якты истәлеген саклау өчен мәктәп укучылары өчен 3 нче февраль көнне "Сталинград батырлыгы" исеме белән патриотик сәгать үткәрелде. Укучыларга бу сугышта Җиңүгә үз өлешләрен керткән Советлар Союзы Геройлары В. И. Чуйков, Г. Б. Сафиуллин турында сөйләнелде. Язучы-фронтовик Г. Кутуй, рәссам-фронтовик Х. Якупов иҗатларына күзәтү үткәрелде. Чара барышында укучылар "Бөек Җиңүләр яктысы" күргәзмәсе белән дә кызыксынып таныштылар.