"Габдулла ага киңәшләре"
"Габдулла ага киңәшләре" исеме белән әдәби әхлак сәгате 29 гыйнвар көнне мәктәп укучылары өчен үткәрелде. Укучылар Тукай шигырь, әкиятләрен кече яшьтән тыңлап, укып үскән буын. Чара барышында нинди шигырь, әкиятләрне яратып укулары ачыкланды. Тукайның балаларга биргән үгет-нәсыйхәтләре бүгенге көндә дә актуаль, үз кыйммәтен югалтмаган. Кече яшьтән балалар күңеленә туган җиреңне, гаиләңне ярату, хөрмәт итү, кече дусларыбызга карата мәрхәмәтле булу, аларга ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфат орлыкларын салган шагыйрь сак булырга, начар гамәлләр кылмаска һәм байлыкка кызыкмаска өнди.