"Ленинград блокадасы"
"Ленинград блокадасы" исеме белән батырлык сәгате 27 гыйнварда башлангыч сыйныф укучылары өчен "Блокадный хлеб" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында үткәрелде. Укучыларга Ленинград шәһәре һәм аңа керү юлларын дошман гаскәрләре камап алганнан соң булган тормышы турында сөйләнелде. 1944 нче елның 27 гыйнварында камалыш өзелә, шәһәр дошман кулыннан азат ителә.Олылар, балаларның бик күпләре бу көнне күрә дә алмыйлар. Тарих битләрендә онытылмас эз калдырган көн Россиянең Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Укучыларга әлеге вакыйгалар турында сөйләнде, шәһәрдәге балалар тормышы турында хикәяләр кычкырып укылды.