Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Холокост корбаннары"

 "Холокост корбаннары" исеме белән хәтер сәгате 27 гыйнвар көнне мәктәп укучылары өчен үткәрелде. 1945 нче елның 27 гыйнварендә Кызыл Армия солдатлары Освенцим үлем лагеры тоткыннарын азат итә. 27 гыйнвар- Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне, 2005 елда БМО тарафыннан кабул ителә. Холокост фаҗигасе турындагы истәлекләр фашизм дәһшәтләре кабатланмасын өчен буыннан-буынга тапшырылырга тиешле. Укучыларга бу фаҗигале вакыйгалар турында кыскача мәгълүмат бирелде, видеопрезентация күрсәтелде.