"Кечкенә адымнар белән сәламәтлеккә"
"Кечкенә адымнар белән сәламәтлеккә" исеме белән сәламәтлек сәгате башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Сәламәтлекне кече яшьтән саклау, ныгыту үскәч күп авыруларны кисәтергә, булдырмый калырга ярдәм итә. Укучыларга организмны чыныктыру, дөрес туклану, ял һәм уку режимын саклау турында мәгълүмат бирелде. "Спорт энциклопедиясе" китабыннан укучылар үзләре яраткан спорт төрләре турында укый алдылар.