Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Үрнәк алырлык шәхесләребез"

"Үрнәк алырлык шәхесләребез" исеме белән туган якны һәм аның күренекле кешеләрен өйрәнү сәгате укучылар өчен үткәрелде. Бу чара 17 гыйнварда үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче якташыбыз РСФСРның "Халык мәгарифе отличнигы", "Балтачның мактаулы гражданины" Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланды. Укучылар Балтач энциклопедиясеннән юбиляр турындагы кыскача мәгълүмат белән таныштылар. Китапларга күзәтү үткәрелде, чара барышында килеп туган сорауларга китаплардан бергәләп җавап эзләделәр.