"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе"
"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проектына кушылып китапханәдә пәнҗешәмбе көнне бөек шагыйрьнең "Кышкы кич" шигыре кычкырып укылды. 1909 нчы елда язылган шигырьдәге бәхетсезләр һәм ятимнәр бүгенге кешелек җәмгыятендә дә бар. Кышкы салкын кичтә балалар җылы өйләрдә әти-әниләре янында булулары белән бәхетлеләр. Әмма янәшә тирәдә бу җылылыктан мәхрүм булган ятимнәр булуы, аларга игътибар кирәклеген балачактан ук тоярга, ярдәм кулы сузарга онытмаска иде. Шигырьне яшьләр бүлеге китап укучылары бик үтемле итеп башкардылар.