Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Тәрәзәне кем чиртә”

15 гыйнвар - Бөтенроссия бәйрәме - Россиянең кышлаучы кошлар көне. Бу көн безнең илдә «Кышын кошларны ашатыгыз»дигән шигырь язган язучы Евгений Носов истәлеге буларак, 2003 нче елдан билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне Кошларны саклау оешмасы халыкны каурыйлыларга ярдәм итәргә: җимлекләр ясарга һәм аларны элергә өнди. Бу уңайдан балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Тәрәзәне кем чиртә” исеме белән экологик сәгать үткәрелде. Балаларга кышлаучы кошлар турында сөйләнелде, аларны саклау һәм ярдәм итү тиешлеге аңлатылды.