"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе"
"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проектына кушылып китапханәдә өлкән яшьтәге укучылар "Ай һәм Кояш" шигырен кычкырып укыдылар. Иң элек укучылар Габдулла Тукайның киң кырлы иҗаты белән таныштылар. Кояш белән Ай туганнар буларак тасвирланган. Аларның бер-берсенә һәм бар җиһанга кирәкле булулары ассызыклана. Әгәр алар булмаса дөнья бик күңелсез булыр иде. Ә кояш белән айның булуы кешенең яшәешенә көч һәм дәрт өсти. Шигырьне кычкырып укыганнан соң укучылар әсәр геройлары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.