Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

«Тукайны бергәләп укыбыз. Читаем Тукая вместе»

Татарстанда «Тукайны бергә укыйбыз. Читаем Тукая вместе» Республика проекты старт алды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап масштаблы республика проектына старт бирде. Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган. Әлеге проект Татарстанның мәдәни тормышында милли әдәби мирасны саклап калуга, популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә торган мөһим вакыйга булырга тиеш. Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле мәшһүр шигыре булән башлап җибәрелде.

https://vk.com/wall140219570_2350