"Ак тәңкәләр - ак теләкләр!"
"Ак тәңкәләр - ак теләкләр!" исеме белән Яңа ел утырмасы өлкән яшьтәге китап укучылар белән бергә үткәрелде. Бәйрәм кунакларына киләсе 2026 нчы Утлы Кызыл Ат елы уңышлы булсын ничек каршыларга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. 2025 нче елны йомгаклап, уңышка ирешкән китап укучылар билгеләп үтелде, истәлекле бүләкләр, Дипломнар тапшырылды. Өлкән китап укучылар яшьлекләрендә Яңа ел бәйрәмнәрен каршылаган истәлекләре белән бүлештеләр. Бәйрәм кунаклары Кыш бабай, Кар кызыннан бәйрәм котлауларын һәм истәлекле бүләкләр кабул итеп алдылар. Иске ел - Елан елының саубуллашып әйткән теләкләрен тыңладылар. Күңелле уеннарда катнаштылар, күтәренке кәеф белән Яңа елда очрашуларны дәвам итәргә дип, бер-берсенә изге теләкләр теләшеп бәйрәмне тәмам иттеләр.