"Әдәби марафон" бәйгесе
10 декабрьдә Казанда «Әдәби марафон - 2025» финалистларын бүләкләү тантанасында Балтач районы актив әдәби марафончылары да катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, лаеклы ялдагы китап сөючеләр бар иде. Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында үткәрелде. Әдәби марафончылар бу көн рәхәтләнеп ял иттеләр, язучылар белән аралаштылар, киләсе 2026 нчы елга әдәби планнар кордылар. Тантана зур оешканлык белән бер сулышта үтеп китте.