“Батырлык, кыюлык аша алгы сафларга!”
Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Ватан батырлары – районыбызның, авылларыбызның горурлыгы. Китапханәдә укучылар өчен “Батырлык, кыюлык аша алгы сафларга!” исеме белән патриотик сәгать үткәрелде. Укучылар Районыбызның советлар Союзы геройлары, Рәсәй герое турында мәгълүмат белән таныштылар. Бүгенге көн геройлары булган махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның батырлыклары турында вакытлы матбугат басмалары аша таныштылар. Бу истәлекле көндә халыкның үз каһарманнарын хөрмәтләве бөек хезмәт казанышлары, героик еллар турындагы истәлекләрне яшь буын күңелендә яңартуга хезмәт итә.