"Язмыш җиленә бирешми..."
Мөмкинлекләре чикле язучы-шагыйрьләрнең иҗаты белән өлкән яшьтәге укучыларны якыннанрак таныштырып, инвалидлар декадасы кысаларында, "Язмыш җиленә бирешми..." исеме белән әдәби утырма үткәрелде. Укучыларга татар классик язучысы Фатих Әмирханның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирелде, кызыклы фактлар аталды. Алдан күрүчән язучының фантастик әсәрләре буенча фикер алышу үтте. Түбән Камада яшәгән, мөмкинлеге чикле булуына карамастан, тормышның тискәре күренешләрен мәзәкчән холыклы кешеләрнең гыйбрәтле гамәлләре аша чагылдырырга омтылган Илдар Хәйруллинның юмористик хикәяләрен укыганда авторның җор теленә укучылар сокландылар.