"Чиста намус - ришвәткә киртә"
"Чиста намус - ришвәткә киртә" исеме белән әхлак сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Кече яшьтән укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан балалар язучысы Н.Носовның "Огурцы" хикәясе кычкырып укылды. Хикәядәге төп геройның эшләгән эшенә дөрес бәя биргәндә укучылар "караклык" кебек начар сыйфатка үз карашларын белдерделәр.