Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тормыш яме - әниләрдә"

"Тормыш яме - әниләрдә" исеме белән бәйрәм кичәсе Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе коллективы белән берлектә үткәрелде. Әниләр өйнең нурын, җылысын саклый. Һәр бала әниле бәхетле тормыш кичерсә,үзенең дә киләчәге уңышлы була. Укучы балаларның әдәби-музыкаль котлауларыннан соң әниләр өчен күңелле уеннар оештырылды. Әниләр бу көнне, тормыш мәшәкатьләреннән әз генә булса да арынып  ял иттеләр. Уеннар җитезлекне, көчне генә түгел зирәклекне, белемне дә тәлап иттеләр. Әдәби әсәрләр буенча биремнәрне, татар халык мәкальләрен яхшы белүләре аеруча игътибарга лаек булды.