“Своих не бросаем” акциясе
“Своих не бросаем” акциясенә кушылып, Шеңшеңәр төп мәктәбендә маскировка сеткалары үрү оештырылды. Укучыларга маскировка сеткасының хәрби операция зонасында кулланылышы, әһәмияте аңлатылды. Сетка үрүнең кагыйдәләре, тәртибе күрсәтелде. Бу эшкә башлангыч сыйныфтан алып зур сыйныф укучыларына кадәр барлык укучылар да теләп катнашты. Илебезне саклаучыларга ярдәм итүнең үз тынычлыгыбыз хакына башкарылганы ассызыкланды.