"Белергә телим"
"Белергә телим" исеме белән интеллектуаль уен программасы Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен тәкъдим ителде. Укучылар арасында аң-белемгә омтылу, дөрес фикерли белү, башкалар алдында югалып калмау кебек сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм иткән чара бик җанлы үтте. Яшүсмерләр арасында белем, сәламәтлек, туган ил тарихы, әдәбияты, мәдәнияты белән кызыксынуны арттыру максатыннан төзелгән "Күп укыган - күп белер" китап күргәзмәсендә кызыклы, яңа китаплар, көн яңалыкларын ачкан журналларның яңа саннары, буш вакытны файдалы итеп үткәрү өчен төрле шөгыльләр турында китаплар урын алды, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.