Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әдәби марафон" бәйгесе җиңүчеләре билгеле

1-21 октябрь көнне, Әдәби марафон проектының 2025 елгы сезонын тәмамлап, XXXIII Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон үтте. Әлеге проектта катнашырга теләк белдереп 1735 анкета кабул ителгән. Катнашырга теләк белдергән әдәбият сөючеләр арасыннан 1500 дән артык әдәби марафончы финалга барып иреште. Балтач районыннан да төрле яшьтәге 28 китап укучы әлеге марафонда катнашып финалист дипломына ия булды. Катнашучылар арасында 1 мәктәп укучысы, авыл китапханәчеләре, укытучылар, лаеклы ялдагы китап сөючеләр бар.